Ветеран укытучылар белән очрашу

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

30нчы январь көнне гимназиябезнең 100 еллык юбилеен каршылау планы нигезендә 10нчы сыйныфлар белән очрашуга яраткан өлкән укытучыларыбыз килде. Гомәров Равил Абдулла улы география дәресләре укыткан, хәзергесе көндә Саба тарихы, куренекле якташларыбызның тарихын өйрәнә. Шайхетдинова Физия Корбановна 43 ел рус теле һәм әдәбияте укыткан, хәзергесе көндә “Хатирә” өлкәннәр клубын житәкли.Хөрмәтле укытучыларыбыз үзләренең яшь вакыттагы эшләү дәверендә булган кызыклы вакыйгалар, эшкә килеп кергән чорларны искә алдылар. Үзләре белән алып килгән фотоальбомнардагы укучылары турында сөйләделәр. 10 сыйныф укучыларына киңәшләрен җиткерделәр. Укучылар, альбомнар белән танышканнан соң,  Саба мәктәбендә укыган   якыннары турында презентация ясап, музейга бүләк итәчәкләрен белдерделәр. Тагы очрашырга сүз куешып, кунакларны өйләренә озатып куйдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International