31нче январь көнне Саба урта мәктәбенең актлар залында балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган “Ялкын” журналы редакциясендә эшләүчеләр белән бик күңелле очрашу узды. Очрашуда катнашучыларга журналның тарихын чагылдырган мәгълүмат, матур биюләр, онытылмас җырлар тәгъдим ителде. Чарада “Оста Саба” чемпионатының “Басма журналистика» компетенциясе буенча укучыларның иҗади эшләренә нәтиҗә дә ясалды.
Укучылар,укытучылар һәм килгән кунаклар күтәренке кәеф, яңа уй-хыяллар һәм идеялар белән кайтып киттеләр.