«Яраткан газетабызның туган көне"

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

2025 елда беренче татар республика газетасы «Татарстан яшьләре»чыкканга 105 ел тула. Әлеге әһәмиятле басманың юбилее-журналистика өчен генә түгел, бөтен татар мәдәнияте өчен дә әһәмиятле вакыйга. Үзенең озак тарихында редакция берничә тапкыр исемен һәм форматын үзгәртте, ләкин үз укучылары өчен һәрвакыт кызыклы һәм файдалы булып калды. Бу юбилей уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә «Ак калфак» клубы өчен «Безнең яраткан газетабызның туган көне» дип исемләнгән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. Чарада газетаның бай тарихы тәкъдим ителде, ул күпләрдә сагыну уята. Катнашучылар бу басма турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар һәм аларны «Татарстан яшьләре» белән бәйли торган төрле кызыклы тарихлар сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International