30 нчы январь көнне, Саба урта мәктәбе базасында " Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!» региональ акциясе үткәрелде. Акциянең максаты-2024/2025 нче уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге чарада районның 11нче сыйныф укучылары һәм узган уку елында имтиханнарны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.
Акция кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга әзерлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешү серләре белән уртаклаштылар.
Акциядә шулай ук, югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларны һәнәри юнәлеш бирделәр.
#образованиетатарстан #ГИА2025 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2025 #готовимсявместерт #готовимсякГИА