Узган елларны искә алып...

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Шекше төп мәктәбендә, 38 ел гомерен мәктәпкә багышлаган, "Бердәм Россия" партия җитәкчесе, 15 ел мәктәп директоры вазыйфасын башкарган Әмиров Фаил Мияссәр улы белән очрашу булды. Фаил Мияссәрович сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны булган әбисе Әшрәпова Тәкмилә һәм сугыш чоры баласы әнисе Әмирова Фәния апаларның ачы язмышлары турында сөйләде. Укучыларга тыныч тормыш, бәхетле балачак, хәзерге заман мөмкинлекләреннән файдаланып, төпле белем алыгыз дигән теләк теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International