20 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Гомерләр кайтавазы» дигән концерт куйдылар. Алар яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар, бу җырлар аларга яхшы кәеф бүләк итте. Бу чыгышлар өлкәннәрнең күңелен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм кул чаптылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.