Музей дәресе

2025 елның 11 гыйнвары, шимбә

     Һәрбер кеше үзенең туган җирен, туган ягы тарихын белеп үсәргә тиеш. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул - син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре- халкы.

    11 гыйнвар көнне Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә патриотик тәрбия буенча чаралар планы нигезендә 4нче сыйныф укучылары өчен “Безнең тарих” исемле музей дәресе үткәрелде. Балалар анда тупланган экспонатлар аша авылыбызның тарихы, авылдашларыбыз турында мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International