90 яшьлек юбилярны котлау.

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кече Шыңар авылында  яшәүче  Галиахметова Фәйрүзә Гаптрахман кызына 2025нче елның  2нче гыйнварында 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

Фәйрүзә апа 1935 елның  2 гыйнварында  Олы Шыңар авылында Габтрахман һәм Шәмсекамал гаиләсендә дөньяга  килә. Гаиләдә 6 бала үскәннәр. Әтиләрен олы яштә булгач сугышка алмыйлар, Казанга хәрби заводка эшкә җибәрәләр.“Без кечкенә вакытта ашарга җитмәс иде, киемнәрне гаиләдә 6 бала булгач, бер-беребезнекен киеп үстек.Әниләрне  кызгана идек, алар безнең өчен көне-төне тырышып эшләделәр бит” – дип искә ала Фәйрүзә апа. 7нче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый;  төрле хезмәт башкарырга туры килә сугыш чоры балаларына:  амбарга да баралар, башак та җыялар,  көлтә дә бәйләгәннәр, кайда кушсалар шунда тырышып хезмәт куйганнар. Сугыштан соң да  тормышлар  җиңел  булмый.  Фәйрүзә апа 16 яше тулгач колхозда учетчик булып эшли башлый, ашлык суктыру, печән чабу, бәрәңге алу кебек    төрле эшләрдә  эшләргә туры килә. Хезмәт стажы 38 ел.1956 елның мартында Кече Шыңар егете Ибраһимга димлиләр һәм алар 46 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр.  5 бала үстерәләр. Бүгенге көндә хәләл җефете инде вафат. Фәйрүзә апа Кече Шыңар авылында үз йортында  яши. Күршедә генә яшәүче кызы Гөлнара, Казанда яшәуче кызлары Фәүзәр,Илһамия, уллары Ильяс, Марат  һәм 12 оныгы, 16 оныкчыгы да һәрвакыт хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International