29 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар өчен "ЯВЛАШТАУ утравындагы Яңа ел маҗаралары" исемле бәйрәм тамашасы үткәрде. Чараны авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ачып җибәрде. Тамаша җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа ел 2024нче елның иң- иңнәрен дипломнар бн бүләкләде, ә шигырь сөйләүчеләргә тәмле бүләкләр тапшырды. Чара бик күңелле үтте.