"Кышкы күңел ачулар"

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Балаларның кышкы каникуллары да  ахырына якынлашты. Аның соңгы көнен балалар күңелендә онытылмаслык итеп калдыру максатыннан, 8 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Сабага "Кышкы күңел ачулар" дигән экскурсия оештырдылар. Балаларны район үзәгендә гаҗәеп кызыклы программа көтә иде. Алар  рәхәтләнеп  таудан шудылар, кулдан ясалган  әкияти кар сыннары патшалыгында булдылар. Иң сөенечлесе - аларны, район мәдәният йортында, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен  курсәттеләр. Һәрбер бала Кыш бабайдан тәмле бүләкләр алды. Бергәләп чыршы тирәли әйләнеп, матур җырлар башкардылар. Попкорннар алып, йомшак пуфикларда , рәхәтләнеп ял итеп, мультфильм карадылар. Каникулның соңгы көне менә шулай күңелле һәм кызыклы үтте. Әти-әниләр әлеге чараны оештырган җитәкчеләребезгә һәм балаларны оештырып алып килүче мәдәният хезмәткәтләренә чиксез  зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International