Кыш - безнең якларда кышларга калган кошлар тормышындагы аеруча авыр чор. Бу вакытта алар безнең кайгыртуга - тамак ялгауга аеруча мохтаҗ. Һәм аларга һәркайсыбыз ярдәм итәргә тиеш, чөнки 10 песнәкнең язга кадәр бары тик 1-2се генә яши, ә калганнары ачлыктан һәлак була. 6 гыйнвар көнне китапханәдә «Кафе Синичка» акциясе үтте.. Акциядә балалар катнашты. Безнең якларда кышлаучы кошлар турында алар белән әңгәмә кордылар. Балалар кеше белән янәшә яшәүче кош-кортларның еш кына һава торышы алдында яклаучысыз булуын белделәр. Һәм безнең һәркайсыбыз кышлаучы кошларга салкыннар кичерергә, алар өчен куркынычсыз урында җимлекләр урнаштырырга ярдәм итә ала.Изге эштән без дә читтә калмадык.