Бертуган Гримм әкиятчеләренең исемнәрен һәркем балачактан ук белә. 4 январь көнне шуларның берсе булган бөек әкиятче Якоб Гриммның тууына 240 ел тулу уңаеннан Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Гримм кардәшләргә кунакка барабыз"дигән әдәби сәяхәт үткәрелде. Чара башында балаларны абыйлы - энеле Гриммнар-өлкән Якоб һәм кече Вильгельм тормышыннан һәм иҗатыннан кайбер кызыклы фактлар белән таныштырылды. Аннары әкиятләрне кычкырып уку викторина сораулары һәм биремнәре белән чиратлашты. Аннары китапханәче презентация ярдәмендә әкият уены уздырды, анда балалар геройлар, предметлар һәм берничә өзек буенча әкиятләрнең исемнәрен билгеләделәр. Чара ахырында танылган немец әкиятчеләренең матур китаплары тәкъдим ителгән китап күргәзмәсеннән китапларга күзәтү үткәрелде.