4 январь көнне Арташ мәдәният йортының ике кырында авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен «Кыш бабайда кунакта»чыршы бәйрәме үткәрелде. Китапханәче «Әдәби алан"проектында актив катнашкан балаларга һәм 2024 елның актив укучыларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Бәйрәмдә бию түгәрәгенә йөрүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.Әти-әниләр бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да бүләкләр алды.