95 яшьлек юбилярны котлау

2024 елның 28 декабре, шимбә

Кече Шыңар авылында  яшәүче Сахипова Илхамия Сәхабетдин  кызына 2024нче елның 28нче декабрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге вәкилләре дә  кушылды.

Сахипова Илхамия  1929 нчы елның 28 декабрендә Кече Шыңар авылында  колхозчы Сәхабетдин белән Бибинур  гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдәге дүрт баланың иң олысы Илһамия апа була. 1931нче елда әтисен, Сәхәбетдин абыйны “кулак” исеме тагып, авылдан сөрәләр, өйләрен алалар. Әниләре белән балаларга мунчада яшәргә туры килә. “Йокларга урын да җитми иде,гел өстәл астында йоклый идем”-дип искә алды Илһамия апа. Ә торган өйләреннән май заводы ясаганнар.Сугыш башланган вакытта өйдә була Илһамия апа. Әтисе өлкән яшьтә булу сәбәпле, сугышка алынмый, Казанга эшкә алалар һәм 6 ел шунда эшли.

Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да тыл ветераннары кулыннан үткән, чөнки ил язмышы – алар язмышы булган. Сугыш вакытында Илһамия апа да, Арчадан  уфалла арбасы тартып  симәнә ташый, иртә китеп кич кайта.Бәрәңге утыртканда  җирне,суканы үзләре тартып эшкәртү, фермага кырдан саламны уфалла арбасы белән ташып өю дә калмый. Урман кисәргә җәяүләп Мичәнбашка, Ключка, Шапшарга, Лаеш урманнарына барганнар, 3 тәүлеккә якын бер тәгам дә ризык җыймыйча, авылга хәлсезләнеп кайталар.

Аннары “сложный”да да эшләгәннәр, көлтә дә бәйләгәннәр, кайда кушсалар - шунда тырышып, хезмәт куйганнар.   Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Ватан сугышында җиңүнең  юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Илһамия апа 3 бала тәрбияләп үстерә, 6 оныгы, 17 оныкчыгы бар.Илһамия апа 21 ел авыл Советында техник хезмәткәр  булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Кече Шыңар авылында  улы Каниф килене Нурсинә  белән төп йортта гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International