«Без коррупциягә каршы!»

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Югары Симет авыл китапханәсендә «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән чара үтте. Балалар коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, аңа каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен, һәр кеше коррупциягә каршы көрәштә шәхсән ничек ярдәм итә алуын белделәр. Намуслылык турында бик дөрес сүзләр әйттеләр,чөнки намуслылык һәм гаделлек — ул коррупция дошманнары. Намуслылык җиңгән, коррупциягә урын калдырмаган ситуацияләрне карадылар. Чара азагында «Коррупциягә каршы бергәләп» күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда коррупциягә каршы законнар буенча журнал мәкаләләре һәм коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән хокукый актлар, шулай ук «Коррупцияне туктату» буклетлары һәм "Коррупция турында нәрсә белергә кирәк" белешмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International