Информатика укытучылары семинары

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

 12 нче декабрь көнне Иштуган урта мәктәбендә районыбызның  информатика укытучылары семинары булып узды.  Кунакларны башлангыч сыйныфтан бер төркем “Машалар” һәм Аю каршы алды. Алар заманча итеп сәхнәләштерелгән җырлы – биюле тамаша күрсәттеләр.

 Семинарда катнашучылар 9 нчы сыйныфта информатика дәресе карадылар, педагогик сыйныф үткәргән чарада булдылар, үзләре дә мастер класста катнаштылар. Семинар эчтәлекле, уңышлы , файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International