13 декабрь көнне «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик үсеше мәсьәләләрендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру максатыннан «Федераль белем бирү программасы буенча балалар сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар тудыру, балалар бакчасында физкультура-савыктыру эшен оештыру” темасына республикакүләм семинар узды. Мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары өчен төрле форматтагы дәресләр, чаралар күрсәтелде. Арча, Балтач, Кукмара, Саба районнары кунаклары да әлеге тема буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның федераль белем бирү программасы буенча сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен бердәм белем тирәлеген оештыру белән бәйле күп кенә файдалы материаллар тәкъдим ителде.