Түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында гражданнарны бергәләп кабул итү

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

       16 декабрь Саба районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Рафил Галимҗанов социаль фондның Саба районында клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Фәридә Якупова хэм "Бердәм Россия" партиясенең Саба районы җирле бүлекчәсе рәисе Фәрит Зарипов белән берлектә "Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия оешмасының татар төбәк бүлеге оештырган түләүсез юридик ярдәм көне кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Саба бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.

            Сораулар белән 2 кеше мөрәҗәгать итте. Консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең төп сораулары: автобус маршрутларын оештыру, МХО балаларына һәм гаилә әгъзаларына пособиеләр һәм башка түләүләр түләү, реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү.

 Өстәмә рәвештә пенсия законнарындагы барлык үзгәрешләр, шулай ук аларның ничек гамәлгә ашырылуы, булачак пенсия күләменә йогынты ясый торган параметрлар турында аңлатмалар бирелде. Шулай ук Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында өйдән чыкмыйча гына социаль фонд электрон хезмәтләрен алу мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде. Катнашучыларның сорауларына җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International