Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының 2024-2025 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә 13 нче декабрь көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади авиамодельләр буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Арча, Кукмара һәм Саба районнарыннан 33 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.