«Ел тәрбиячесе 2024-2025» республика конкурсының муниципаль этабы

2024 елның 13 декабре, җомга

2024 елның 10-11 декабрендә «Ел тәрбиячесе 2024-2025» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Саба муниципаль районының 12 педагогы үзләренең педагогик табышлары белән уртаклаштылар, балалар белән чаралар үткәрделәр. «Ел тәрбиячесе» номинациясендә Шәмәрдән 2 нче номерлы «Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Сәйфуллина Гүзәл Илгизәр кызы җиңүче булды. «Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә «Салават күпере» Шәмәрдән 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Башарова Гөлназ Әнәс кызы җиңүче булды. Тәрбиячеләргә һөнәри осталык конкурсының киләсе этабында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International