Саба районының Арташ авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2024 елның 13 декабре, җомга

Саба муниципаль районының Арташ авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу оештырылды.

Авыл халкы белән очрашуда РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законының 18 маддәсенә җентекләп тукталдылар, ул товарда җитешсезлекләр табылганда товарны кулланучы белән сатучының мөнәсәбәтләрен җайга сала. Мәсәлән, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр табу белән бәйле хәлләрне карадык.

Гражданнарга аңлатылганча, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә йә мондый товар тапшырылган көннән алып унбиш көн эчендә аны алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Шушы вакыт узгач, күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

- җитди кимчелекне ачыклау;

- товар җитешсезлекләрен бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән срокларын бозу;

- товарның төрле кимчелекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә, гарантия срогының һәр елы дәвамында, тулаем алганда, утыз көннән артык файдалана алмау.

Башкарма комитет хезмәткәрләре белән семинар-укулар вакытында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нормалары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International