«Синең батырлыгың үлемсез» дигән батырлык дәресе

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Ватан Геройлары көне кысаларында Оет авыл китапханәсендә «Синең батырлыгың үлемсез» дигән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, төрле чорлардагы Россия геройларын искә алдылар, аларны бер нәрсә - үз Ватаннарына бөек мәхәббәт берләштерә. Батырлык дәресендә балалар аларның батырлыклары белән таныштылар, махсус хәрби операциядә катнашучы бүгенге  көн Геройлары турында сөйләштеләр. Чарага китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды,анда Россия Геройлары, авылыбызның горурлыгы, Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев һәм якташ геройлар турында китаплар күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International