11 нче декабрь көнне Саба аграр көллияте базасында "Туган җирем, мин сиңа ничек ярдәм итә алам?", "Урман, синең хәлең ничек?" дигән темаларга иншалар бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Саба районы мәктәпләреннән 42 укучы, Саба аграр көллиятеннән 20 студент катнашты. Конкурсның бурычлары: укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, табигать байлыкларына сакчыл мөнәсәбәтне, Ватанга, туган җиргә мәхәббәтне пропагандалау һәм тәрбияләу. Әлеге бәйге Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениясе "Казан дәүләт аграр университетының" урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Саба районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Саба урманчылыгы, Саба аграр көллияте, "Гафэль" оешмасы берлегендә оештырылды. Укучылар рус һәм татар телендә иншалар язды.
Барлык катнашучылар да сертификатлар һәм агач үсентеләре белән бүләкләнде. Ә инде призлы урын алучылар Казан дәүләт аграр университеты грамоталары, Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннихановның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.