Инвалидлар декадасында Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә ел саен бәйрәм чарасы уздыру күркәм традициягә әверелде. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында кызыклы күңел ачу программасы тәкъдим ителде. « Алтын кикрикле әтәч» әкиятенең барлык балалар да ярата торган геройлары, үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр, күп кенә күңелле уеннар, биюләр оештырдылар, татлы бүләкләр тапшырдылар. Бу көн барлык балалар өчен дә истә калырлык булды.