Нургалиева Зөлфияне Җиңүе белән котлыйбыз!

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен «ОНИКС” мәгариф үзәге” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе укучысы Нургалиева Зөлфия республикакүләм «Без коррупцияга каршы» исемле конкурста призер булды. Зөлфия 6 нчы декабрь көнне Казан Кремлендә узган бүләкләү тантанасында катнашты.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Нургалиева Зөлфия грамота һәм истәлекле бүләк - планшет белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International