«Ел сәлкеше – 2024» кем булыр?

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

    Казан шәһәренең Сәләт йортында X "Сәмрух” ел премиясенең “Ел сәлкеше” номинациясе финалистлары көч сынашты. 10 финалистның 5се безнең район сәлкешләре булу – зур куаныч һәм дәрәҗә.  Димәк, районыбызда иҗади, хыялый, максатчан һәм югары омтылышка ия булган яшьләребез күп һәм “Сәләт-Саба” сменасы эшен тиешле дәрәҗәдә алып бара дигән сүз. Эзмә урта мәктәбе укучылары Гыйбадуллина Камилә белән Мифтахова Азалия, Килдебәк урта мәктәбеннән Ибәтуллин Әлфизә, Тимершык урта мәктәбеннән Загриева Алия һәм “Оникс” мәгариф үзәге укучысы Агелова Диләрә үзләренең “Ел сәлкеше” исеменә лаек булуларын дәлилләп, презентация күрсәттеләр. Кызыклы да, уйландырырлык та темалар күтәреп, жюриның игътибарын яуладылар, сорауларга җавап бирделәр. “Ел сәлкеше” исеменә кем лаек икәнен исә 2025нче елның февраль аенда узачак тантанада беләчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International