“Гаилә- бәхет ачкычы” исеме астында чара

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында, Гаилә елын йомгаклау чарасы буларак, “Гаилә- бәхет ачкычы” исеме астында  бик матур чара булып узды. Элеге эчтәлекле, җылы очрашуда балалар әти әниләре белән бергә  катнашып, үзләренең  сәләтләрен, бакчадан тыш вакытларында нинди һөнәрләргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Әти-әниләр бала тәрбияләү серләре  белән  уртаклаштылар, төрле күңелле бәйгеләрдә узләренең осталыкларын күрсәтеп, көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International