"Безнең геройлар - якташларыбыз" хәтер сәгате

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген, 9 декабрьдә илдә истәлекле датаны - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәбез. Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Аларның күбесе хәрби батырлыклары аркасында исемнәр алган. "Безнең геройлар - якташларыбыз"дип аталган Хәтер сәгате нәкъ менә шушы көнгә багышланды,ул  Ике басу Арташ мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, хәрби-патриотик темага викторинада катнаштылар. Шулай ук Бөек сугышлар турындагы китаплар, сугыш еллары шигырьләре һәм прозалары белән таныштык. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбыз сабалыларның батырлыклары турында : Башкиров Иван Сергеевич, Закиров Гали Зәки улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәли Хаҗиәхмәт улы зур игътибар белән тыңладылар. Якташларыбызның тарихлары һәм батырлыклары яшьләргә батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International