Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте” һәм "Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" белән берлектә "Бәләкәчләр аланы" дип исемләнгән республика иҗат конкурсы оештырды. Бәйгедә 350дән артык бала катнашты һәм1 00 дән артык номер тәкъдим ителде. Конкурска республиканың 5 районыннан талантлы балалар килде, алар бик кызыклы номерлар күрсәттеләр. Жюри, катнашучыларны бәяләп, балаларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Һәр балага лауреат һәм дипломант дипломнары, кубоклар һәм медальләр тапшырылды.