6 нчы декабрьдә Саба муниципаль районының Лесхоз урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләренең “Гаилә белән мәктәпнең хезмәттәшлеге - укучының уңышка ирешүендә мөһим шарт” темасына районкүләм семинары узды.
Семинар барышында Лесхоз урта мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Ата-аналар һәм укучылар белән эшләр өчен төрле форма һәм алымнар тәкъдим иттеләр. Семинар темасына класс сәгатьләре һәм мастер-класслар үткәрелде.
Мастер-классларда класс җитәкчеләренә төрле биремнәр тәкъдим ителде, алар әлеге биремнәрне үзләренең тәҗрибә сандыгына салдылар.
Семинар азагында барлык катнашучылар да узган чаралар турында фикер алыштылар.
Семинар югары дәрәҗәдә узды. Семинарда катнашучылар каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.