Саба районы прокуроры урынбасары К.И Хафизов белән очрашу

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

 Буген Саба гимназиясенең югары сыйныф укучылары Саба районы прокуроры урынбасары К.И Хафизов белән очрашуда катнашты. Әлеге ведомствоның оешу тарихы, аның бүгенге җәмгыятьтәге роле, төп эш юнәлеше, эшчәнлегенең үзенчәлеге, прокуратура оешмаларының максат, бурычлары шулай ук прокурорның вазифалары турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге очрашу укучыларда җанлы кызыксыну уятты. Әңгәмә прокурорның җирле гражданнарның хокукын яклау алымнары, формалары турындагы урынга җиткәч, укучылар, әлбәттә үзләрен кызыксындырган күп кенә сораулар бирделәр.

 Прокурор булу өчен кайда укырга, нинди сыйфатларга ия булырга икәнлеген дә анлатып китте. Һәр укучы моның өчен үтә дә зур җаваплылык, хезмәт сөючәнлек һәм яхшы һөнәри әзерлек булырга тиешлеген яхшы аңлады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International