"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт күнекмәләрен формалаштыру һәм төрле хезмәт төрләрендә инициативалылыгын үстерү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларының эш системасы" темасына республикакүләм семинар

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Узган атнада, Сабаның "Балачак" балалар бакчасы («Оникс» белем үзәге) базасында, тәрбиячеләр өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт күнекмәләрен формалаштыру һәм төрле хезмәт төрләрендә инициативалылыгын үстерү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларының эш системасы" темасына республикакүләм семинар булып узды. Саба, Арча һәм Кукмара районнары педагоглары семинар кысаларында тәрбиячеләр балалар белән бердәмлектә әзерләгән төрле мастер-классларда катнаштылар. Көн дәвамында кунаклар имбир прәннекләр бизәделәр, балавыздан шәмнәр төрделәр, чыршы үсентеләрен күчереп утырттылар, чәчәк букетлары ясадылар һәм "Марс кырыннан алып Кояшлы шәһәргә кадәр тикшеренүченең юлы күпме вакыт алган?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Семинарның төп спикеры -ораторлык сөйләме укытучысы Мәрьям Рәис кызы Салихова булды. Үзенең тренингы вакытында ул тавыш кую серләрен ачты. Гомумән алганда, семинар югары эмоциональ дәрәҗәдә, җылы, дустанә һәм ышанычлы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International