XII Республикакүләм Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2024 елның 29 ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате  конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

5 нче ноябрьдән 12 нче ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 43 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.

 Конкурсантларыбызга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган, Татарстанның халык  артисты Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтов бәя бирде. Ул үз чиратында конкурсантларыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерде һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үтте.

Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә  урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):

1 урын – Теләче муниципаль районы Алан урта гомумбелембирү мәктәбе филиалы – Балыклы башлангыч гомумбелембирү мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы.

Җитәкчеләре: Сафиуллина  Ә.Т., Сибгатуллина А.Т., Кәримова Р.Ә.

2 урын – Саба муниципаль районы Явлаштау урта мәктәбенең “Мизгел” театр коллективы.

Җитәкчесе: Петрова Г.А.

3 урын – Саба муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбенең “Сәхнә” театр коллективы.

Җитәкчесе: Арикеева Ә.Т.

Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):

1 урын – Ижау шәһәре Удмурт республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе “Чулпан” балалар театр коллективы.

Җитәкчесе: Рәсүлева Р.Ф.

2 урын – Әтнә муниципаль районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең “Күңелле сәхнә” театр коллективы.

Җитәкчесе: Каюмова Г.В.

Зурлар төркеме (8-11 класслар):

1 урын – Казан шәһәре Авиатөзелеш районың “33 нче гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясенең “Өмет” балалар театр коллективы.

Җитәкчеләре: Шакирова Р.Г., Файзулгатова Ч.Х., Кашапов И.Р.

2 урын – Минзәлә шәһәре Гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге “Сәяр” театр һәм кино студиясе коллективы.

Җитәкчесе:  Миннемулин Л.Г.

3 урын – Әтнә муниципаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге “Дуслык” театр коллективы

Җитәкчеләре: Сагдиева А.Ф., Сафина Р.Х., Давлетшина Н.В., Багавиева З.М.

3 урын – Әтнә муниципаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге “Алтынай” театр коллективы

Җитәкчесе: Ахтямова А.Ф.

Иң төп приз – Гран-при – Минзәлә шәһәре “Балалар иҗат йорты” Р.Муллин исемендәге “Сәяр” театр һәм кино студиясе коллективы.

Җитәкчесе: Миннемулин Ленар Газинур улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International