Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе

2024 елның 30 ноябре, шимбә

29 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан " Мәрхәмәтле, сөекле, назлы...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бу көнне мәдәният йортына игелекле, сөйкемле, назлы, чибәр, яшь һәм чәчләренә күптән чал кергән - Әниләр килде. Чара «Сиңа язам, кадерле әнием» дигән  әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Чараны ачып, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. барысын да бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Шулай ук уллары махсус хәрби операциядә катнашучы  аналарга, улларына  лаеклы тәрбия биргәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.  Әниләр һәм әбиләр белән тулы зал үзешчәннәрне бик теләп кабул итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән программада  шигырьләр, җырлар яңгырады, тематик видеороликлар тәкъдим ителде, һәркемнең тормышындагы иң мөһим кешегә багышланган презентацияләр күрсәтелде. Олы Шыңардан  Хаҗиевлар нәселе чыгышы һәм Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановның чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Олы Шыңар урта  мәктәбенең  1-3 сыйныф укучылары чыгышы бәйрәмгә сюрприз булды. Концерт тамашачыларга бик күп онытылмас тәэсирләр бүләк итте. Барлык чыгышлар да көчле алкышлар белән үрелеп барды. Чара чәй өстәле артында  аралашу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International