28 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы булып узды, анда районның 5 мәктәбеннән ата-аналар комитетлары катнашты. Олы Шыңар урта мәктәбен 5нче сыйныф ата-аналар комитеты тәкъдим итте һәм алар "Иң иҗади команда" номинациясендә җиңүче булдылар. Конкурс сынауларында иҗади идеяләр, артистлык, оригинальлек, бердәмлек бәяләнде. Мәдәният хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш белән тәэмин иттеләр, конкурс номинацияләре арасында үзешчән башкаручылар җыр һәм бию номерлары белән чыгыш ясадылар. Конкурс һәркем өчен иҗади ачышлар, педагогик илһам һәм осталык белән тулы бәйрәмгә әверелде.