Бүген безнең тормышыбызда фәннең ролен бәяләп бетермәү авыр. Фән-ул кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренең көче, прогрессы һәм эволюциясе.Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен «Фән иле буйлап сәяхәт»дигән танып- белү программасы үткәрделәр.Чараны алып баручы балаларга үз гомерләрен фәнни һәм тикшеренү эшчәнлегенә багышлаган күренекле галимнәр турында сөйләде. Балалар белән бергә уйлап табучыларның кемнәр икәнен һәм уйлап табучылар олылар гына түгел, балалар да була алуын ачыкладылар. Көндәлек тормышта безне чолгап алган могҗизалар турында сөйләштек. Галимнәр табигать серләрен чишү өчен тәҗрибәләр үткәрәләр дигән нәтиҗәгә килделәр. Алып баручы, махсус әзерлек тә, катлаулы җиһазлар да таләп итми торган гади, эффектлы һәм гаҗәеп кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. Балалар белән бергә «Хәрәкәт итүче су», «Тозлы су белән тәҗрибә» , «Болыттан яңгыр» кебек матур тәҗрибәләр үткәрделәр,аннары укучылар интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр: «Фән символы нәрсә ул?", теш пастасы, бетергеч, кәгазь һ. б. кайда һәм кайчан уйлап тапканнарын белдек. Бу балаларга белемнәрен киңәйтергә һәм фән белән мавыгырга ярдәм иткән мавыктыргыч чара иде.