Татарстан Республикасы флагы көне!

2024 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Бу бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районының «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны әлеге күркәм вакыйга белән котладылар һәм «минем Татарстаным» темасына иҗади рәсем көне үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International