«Татарстан Республикасы флагы көне»

2024 елның 29 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көненә багышланган мастер-класс үткәрде. Чараның максаты: әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү; иҗат сәләтләрен, фантазиясен үстерү; халык традицияләренә, халык иҗатына мәхәббәт, җаваплылык, үзара ярдәмләшү, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү; Татарстан Республикасы флагы белән таныштыру; аның әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International