Район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен “Заманча мәктәп: үзара мөнәсәбәтләр һәм кайгырту территориясе” темасы буенча укыту семинары

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

 28 ноябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбе базазында  район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен “Заманча мәктәп: үзара мөнәсәбәтләр һәм кайгырту территориясе”  темасы буенча укыту семинары үтте. 
 Семинар “Табигатькә сәяхәт” дип исемләнгән класстан тыш чара белән башланып китте. 
Арташ мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Хасанова Е.В. семинарда катнашучыларга  класс җитәкчеләренә ата-аналар җыелышына әзерләнүдә практик ярдәм күрсәтү нигезеннән “Персона” дип исемләнгән тренинг үткәрде.
 Семинарда катнашучылар шулай ук әти-әниләр һәм укучылар катнашында “Балага исем кушу” йоласын карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International