"Тургай"приютында балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы белән очрашу

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

 2013 елдан башлап, 20 ноябрьдә, ел саен Россия Федерациясендә "Бөтендөнья балалар көне"нә багышланган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. "Тургай" приютында балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Котдусова Миләүшә Илдар кызы һәм участок полиция хезмәткәре Сәхабиев Алмаз Альберт улы белән "Мошенниклык, балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар"исеме астында очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү -  профилактика эшенең мөһим аспекты булып тора. Әңгәмәдә балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләр яктыртылды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International