"Дөньядагы иң яхшы әни"

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу искиткеч һәм күңелне нечкәртерлек бәйрәм. Нәкъ менә әни яңа тормышка башлангыч бирә. Әниемне игелек, наз һәм кайгырту чолгап алган. Шуңа күрә әниләр көне-әниләребезгә «рәхмәт» әйтергә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә, аларны никадәр нык яратуыбызны кабат-кабат кабатларга менә дигән сәбәп.

Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Әниләр көненә багышланган "Дөньяда иң яхшы әни" дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрне искә төшерделәр, биремнәрне үтәделәр. Иганәче һәм «Чәчәкләр империясе» кибете хуҗасы Галимова Гөлнара Хәмитовна яулык бәйләү һәм конфетлардан букетлар ясау буенча мастер-класслар оештырды. Бәйрәм уңаеннан котлау җырлары белән социаль хезмәтләр алучы Шакирова Айзилә чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай энергия һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле, игелекле булды һәм тату чәй эчү белән тәмамланды. Әниләрнең яхшы кәефе бәйрәмгә әзерләнүчеләргә иң яхшы рәхмәт сүзләре булды. Киткәндә, әниләр һәм әбиләр, шулай ук барлык кунаклар рәхәтлек һәм уңай хис-кичерешләр өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International