«Һөнәрләр шәһәре SabaBalahoner»

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр.  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иске Мичән авылы “Таң”, Яңа Мичән авылы “Каенкай”, Югары Симет авылы “Ромашка”, Юлбат авылы “Ромашка”, Мамалай авылы “Кояшкай”, Бигәнәй авылы “Ромашка” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International