Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре үзәк хезмәтләреннән файдаланучылар өчен семинар үткәрде.
Чараның максаты-кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүләр алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Катнашучылар техник яктан катлаулы булмаган сыйфатлы товарларны кайтару сроклары һәм аяк киемнәрен алмаштыру яки кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар.