Мастер- класс по алмазной мозаике «Алмазная живопись».

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Алмазлы чигү-популяр һөнәр төре, чагыштырмача яңа, шуңа күрә күпләр аңа игътибар белән карыйлар. Шулай ук алмазлы  чигүдә – акрил ташлар төп элементы булган техника. 26 октябрь көнне  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре алмаз мозаикасы буенча мастер - класс оештырдылар һәм үткәрделәр. Мастер-класска күп еллар шушы эш  белән шөгыльләнүче Сабитова Әлфия апа  чакырылган иде. Ул ташлар белән эшләү кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук файдалы киңәшләр белән уртаклашты. Аннары түгәрәк һәм квадрат кристаллларның махсус клей нигезе белән капланган схемага ничек ябышканын күрсәтте. Картиналар үзе күзәнәкләргә бүленә, һәр күзәнәк номерланган. Бу процесс гади һәм кызыклы. Ул олыларга да, балага да туры килә. Чарада һәркем үз эшен ялтыравыклы ташлар белән чыгарырга тырышты. Мондый мастер-класслар кешеләрнең иҗади сәләтләрен ачарга, сәнгать тәме фантазиясен үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International