«Коррупция-синең «Юк» дип әйтүең әһәмияткә ия!» дигән акция

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Коррупция-ул илнең бөтен гражданнарына кагыла торган проблема. Без барыбыз да икътисадый күтәрелештә булган дәүләттә яшәү турында хыялланабыз, һәркем сайлау хокукына ия, кануннар тайпылышсыз үтәлә, һәм беркем дә өстенлекле хәлдән файдалана алмый.26 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре  "Коррупция-синең «Юк»  дип әйтүең әһәмияткә ия!» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты-җәмгыятьнең игътибарын заманча дөньяның иң көнүзәк проблемаларының берсенә юнәлтү, коррупциягә каршы агарту  эше алып бару һәм пропагандалау. Белгечләр балалар белән поселокта яшәүчеләргә коррупциягә каршы эчтәлекле буклетлар һәм белешмәләр тараттылар , параллель рәвештә халыктан сораштыру үткәрделәр. Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә, күпчелек гражданнар коррупциягә каршы бөтен дөнья белән көрәшергә тиеш, дип ышана, чөнки шул вакытта гына бу күренешнең тулысынча юкка чыгуына ирешеп була. Мондый акцияләр – белгечләр халык арасында даими рәвештә үткәрә торган эшнең бер өлеше, яшьләрдә коррупциянең теләсә нинди күренешенә түземсезлек тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International