“Балаларга өстәмә белем бирү - хәзерге заман белем бирү киңлегендә: үсеш перспективалары, ихтыяҗ, нәтиҗәлелеге” темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен республика семинары

2024 елның 25 октябре, җомга

2024 елның 24 октябрендә Шәмәрдәннең ”Әкият” балалар бакчасында “Балаларга өстәмә белем бирү - хәзерге заман белем бирү киңлегендә: үсеш перспективалары, ихтыяҗ, нәтиҗәлелеге” темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен республика семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасының Саба, Биектау, Арча районнарыннан педагоглар катнашты.
Семинарда катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләде. Килгән кунаклар инглиз телен өйрәнү, хореография нигезләре, декоратив әвәләү, театр түгәрәге, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, элементар математик күзаллаулар формалаштыру буенча түгәрәк эшчәнлекләрен карадылар. Педагоглар мастер - класслар күрсәттеләр, семинар темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар җылы, эшлекле һәм яхшы шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International