"Мудрая книга о танце" темасына халык  биюе буенча ачык дәрес.

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сэнгать мәктәбе хореография бүлегенең 3 класс укучылары (укытучы А.З. Мөбәрәкҗанова, концертмейстер И. З. Шәмсивәлиев) белән "Мудрая книга о танце" темасына халык  биюе буенча ачык дәрес узды. Бу дәрестә укучылар талантлы балетмейстер, режиссер һәм бию куючы, татар милли биюен җыючы Гай Хаҗи улы Таһировның иҗаты белән таныштылар. Укучылар күп тапкырлар фольклор экспедицияләрендә катнашкан, халык биюен язып алган һәм өйрәнгән, Татарстанның төрле районнарындагы этник төркемнәрнең бию теле үзенчәлегенә аерым игътибар биргән Гай Таһировның тормышы һәм иҗаты турында хәбәрләр әзерләп килгәннәр иде . Аннары укучылар  бу искиткеч кешенең иҗади хезмәте  күләмле чагылыш тапкан «Татар биюләре» дигән китабы белэн таныштылар. Элеге бию турындагы әлеге китап  зур кыйммәткә ия.  Анда 127 төп милли хәрәкәт тупланган һәм 15 татар халык биюенең куелышы тасвирланган. Күп кенә хореографлар бу китапны өстәл китабы дип саный, аны игътибар белән өйрәнә, аның буенча биюләр куя. Дәреснең практик өлешендә укучылар әлеге зирәк китаптан татар халык биюенең төп элементларын өйрәнеп эшләделәр: 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче йөреш, борма, бишек, укчәбаш, гармошка, тезмә, чылбыр, станок, чалыштыру һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International