Бүген 21 октябрь көнне "Яшьлек"яшьләр үзәге белгечләре һәм "Игелекле Саба" активистлары Байлар Сабасында гимназия укучылары белән очрашу оештырды. Бу чарада укучылар Добро.ру платформасына теркәлделәр.
Бу ресурс бөтен илдәге волонтерларны берләштерә, тәҗрибә һәм идеялар алмашу өчен уңайлыклар тудыра . Биредә һәркем үзенә ошаган шөгыль һәм уртак эш таба ала. " Игелекле Саба" игелек үзәге белгечләре волонтерлык, волонтерлык сәгатьләре һәм аның ни өчен кирәклеген аңлаттылар.
Яшьләр бу проектта бик теләп катнаштылар. Киләчәктә волонтерлар, ирекле ярдәм итүчеләр саны арта баруы күңелгә сөенеч өсти.