Белем бирү сәгате “Туган ягым”

2024 елның 18 октябре, җомга

Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы  балалар өчен "Туган ягым" дигән танып белү  викторинасы  үткәрде. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы туган ягыбызда елның матур фасылына багышланган мастер-класс  та үткәрде. Балалар, Дания Гомәр кызы  белән берлектә, "Туган ягым " дигән плакат ясадылар. Балалар, Туган ягыбызны ярату билгесе итеп,плакатта үзләренең кулларын ясап куйдылар. Чара барысына да бик  ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International