Информация сәгате «Терроризм- кешелек дөньясына карата явызлык»

2024 елның 18 октябре, җомга

16  нче октябрь көнне Бигеней мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Терроризм - кешелеккә каршы явызлык ” дигән информацион сәгать үткәрелде. Яшьләр терроризм һәм террорчылыкка каршы тору чаралары турында искә төшерде. Сөйләшү барышында алар террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчыларда тоткынлыкта булган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белделәр. Катнашучылар белән ничек итеп террорчылар белән конфликтка кермәскә, тәрәзә һәм ишекләрдән ераграк торырга, махсус хезмәткәрләр таләпләрен үтәргә дигән әңгәмә үткәрелде. Ахырда катнашучылар терроризм турында үз фикерләрен әйттеләр һәм “ Без террорга каршы” дигән плакат ясадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International